Минем мәктәп бәйгесе: Питрәч районы Шәле авылы мәктәбе
Автор: Сабантуй балалар журналы
Загружено: 2022-07-19
Просмотров: 57
Описание:
Ренат Әюпов, Ренат Шәмсетдинов, Камил Кәримов, Равил Гайнетдин, Габбас Зәйнуллин, Шамил Садыйков, Мәгъсүм Гәрәев, мәрхүмә Алсу Хәсәнова... Бу исемнәргә бер генә күз салыгыз әле! Болар барысы да – безнең Питрәч районы Шәле авылы мәктәбен тәмамлаган шәхесләр!
Мәктәбебезнең тарихы ерак гасырларга барып тоташа. Әле 1773–1775 нче елларда ук Шәледә мәдрәсә эшләгән. 1917 елда авылда башлангыч мәктәп барлыкка килгән. 1930 нчы елларда Шәле мәктәбе – җидееллыкка, ә 1938 елда урта мәктәпкә әйләнгән. 1930–1934 нче елларда биредә Габдулла Тукайның сөйгәне Зәйтүнә Мәүлүдова да укыткан! Моннан 10 ел элек мәктәбебезгә Ленин ордены кавалеры, Хезмәт Кызыл Байрагы, Почет билгесе, Икенче дәрәҗә Ватан сугышы орденнары иясе Сафин Фәйзрахман Әхмәтҗан улы исеме бирелде.
Мәктәбебез директоры Минзифа Хәсәнова – 50 елдан артык гомерен укучыларга белем бирүгә багышлаган шәхес. Белем йортында үткәргән вакытыбыз файдалы булсын өчен бар көчен куя ул. Мәктәптә кызыклы һәм мавыктыргыч түгәрәкләр, төрле оешмалар эшли. Без, укучылар, төрле бәйге-чараларда катнашабыз. Тәнәфесләр, ял вакыты да бик күңелле үтә.
Повторяем попытку...
Доступные форматы для скачивания:
Скачать видео
-
Информация по загрузке: